ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан циркы стенасында һава торышын белеп булачак

26 гыйнвар 2018, 15:37 , Фото: Рамиль Гали

Казан циркы стенасында һава торышын белеп булачак Хәзерге вакытта цирк бинасында төзекләндерү эшләре бара.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан циркының динамик яктырту җайланмасы һава торышына бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Бу хакта, «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры Марат Айзатуллинга сылтама, РБК Татарстан хәбәр итә.

"Әлеге идея 1968 елда ук барлыкка килгән. Әмма ул заманның технологияләре планнарны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирмәгән", - дип сөйләгән Марат Айзатуллин.

Хәзерге вакытта динамик яктырту җайланмасы системасы монтажланган инде. Ул сынау режимында эшли, дип искәрткән директор. «Ул Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән көненә ике тапкыр мәгълүмат ала һәм циркның гөмбәзендә аны зурайтып күрсәтә. Кичен цирк бинасы яныннан узган кешеләр иртәгә нинди һава торышы булачагын белә», - диде Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры.

Хәзерге вакытта Казан циркында төзекләндерү эшләре бара. Ул 2018 елның мартында кабат үз ишекләрен ачачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10