ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Олимпиадага эләкмәгән россиялеләр өчен альтернатив турнирлар узачак

26 гыйнвар 2018, 08:17

Олимпиадага эләкмәгән россиялеләр өчен альтернатив турнирлар узачак Ярышларга чит ил спортчыларын чакыру планлаштырыла.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар - информ”). Пхенчхандагы Олимпиадага эләкмәгән россиялеләр өчен Россиядә альтернатив турнирлар узачак. Бу хакта, Россия спорт министры Павел Колобковка сылтама ясап, РИА Новости хәбәр итә.

Ярышларга чит ил спортчыларын чакыру планлаштырыла.

«Исемлеккә кермәгән спортчылар өчен Россиядә берничә турнир өздырачакбыз. Анда чит ил спортчыларын да чакырачакбыз. Спортчылар ярышырга тиеш», — диде Колобков.

Олимпиадада 169 россия спортчысы катнашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10