ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Аксубай кызлары мини-футбол буенча зональ этап җиңүчесе булдылар

26 гыйнвар 2018, 01:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубай кызлары мини-футбол буенча зональ этап җиңүчесе булдылар Аксубайлылар мәйдан хуҗалары белән очраштылар һәм аларны 3:1 исәбе белән җиңделәр.

(Аксубай, 26 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Болгарда II укучылар спартакиадасының мини-футбол буенча зональ этабы узды. Зональ беренчелектә 2003-2004 елларда туган кызлар катнашты. В.Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә белем алучы кызлар ярышларда районны тәкъдим иттеләр, дип яза җирле басма.

Аксубайлылар мәйдан хуҗалары белән очраштылар һәм аларны 3:1 исәбе белән җиңделәр. Түбән Кама һәм Алексеевск районы командалары капкаларына 5әр туп кертеп, үз капкаларына берәр туп кына керттерделәр. Чистай футболчылары белән очрашу 4:1 исәбе белән тәмамланды. Нәтиҗәдә Аксубайның 1 нче мәктәбе спорт дружинасы турнир таблицасында үзеннән соң Чистай һәм Болгар командаларын калдырып, зональ этап җиңүчесе булды.

– Зональ турда безнең кызлар искиткеч җиңү яуладылар, – дип ярыш нәтиҗәләренә йомгак ясады 1 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Валерий Павлов. – Елена Горбатова, Алина Яругина, Мәликә Галимова, Кристина Семенушкина, Ангелина Яругина, Наталья Герасимова, Виктория Егорова, Полина Егорова (капкачы) һәм Дарья Леонтьева яхшы уен күрсәттеләр. Алда катлаулырак этап – спартакиада финалы көтә. Анарга җитдирәк әзерләнергә кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10