ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Имәнлек” метросы станциясендә сынап карау һәм көйләү эшләре башлана

25 гыйнвар 2018, 19:26

“Имәнлек” метросы станциясендә сынап карау һәм көйләү эшләре башлана  Станция интерьерын керамогранит плитәләрдән имән агачы стилендә ясарга карар кылынган.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Оксана Романова). Казанда “Имәнлек” метросы станциясендә барлык монолит төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән һәм анда хәзер эшләтеп карау-көйләү комплексы процессы башлана. Бу хакта бүген Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе генераль директоры урынбасары Андрей Захарченко әйтте.

“Имәнлек” метросы станциясен 2018 елның 9 маена гамәлгә кертү планлаштырыла. Әлеге станция “Фучик" метросы станциясенә күчү һәм икенче линиягә күчеп утыру өчен булырга тиеш. “Төзелеш-монтаж эшләрен без кыш көне төгәллибез, ә комплекслы төзекләндерүне язгы кар сулары киткәч кенә эшли алачакбыз”, - дип аңлатты Захарченко.

Станция интерьерын керамогранит плитәләрдән имән агачы стилендә ясарга карар кылынган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10