ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

КФУда Россия һәм Татарстан Президентларының очрашуы башланды

25 гыйнвар 2018, 17:52 , Фото: tatarstan.ru

КФУда Россия һәм Татарстан Президентларының очрашуы башланды Дәүләт башлыгы ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килде.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Хәзер Казан (Идел буе) федераль университетында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның очрашуы башланды.

Бу хакта Twitter’да үз микроблогында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин хәбәр иткән.

Алдан Россия Президенты Казан (Идел буе) федераль университетында илнең әйдәп баручы югары уку йортлары белән оештырылган телекүпердә катнашты.

Дәүләт башлыгы ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килде. 

 



Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10