ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин белән Миңнеханов хастаханәдә дәваланучы Шәймиевнең хәлен белде

25 гыйнвар 2018, 14:49 , Фото: архив/Рамиль Гали

Путин белән Миңнеханов хастаханәдә дәваланучы Шәймиевнең хәлен белде Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы белән танышканчы, хастаханәгә кереп, Шәймиевнең хәлен белеште.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хәлен белде. Бу хакта, дәүләт башлыгы матбугат сәркатибенә сылтама ясап, ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мәгълүм булганча, кичә Казанда дин әһелләре белән очрашуда Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашырга тиеш иде, әмма ул авыруы аркасында очрашуга килә алмады. Шулай да Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов, Казан авиация заводы белән танышканчы, хастаханәгә кереп чыгарга булды», - дип сөйләде Песков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10