ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Иран педагоглары Алабугада узачак Халыкара укытучылар фестивалендә катнаша

25 гыйнвар 2018, 15:10

Бу хакта Иран Генераль консуллыгы делегациясенең КФУның Алабугадагы институтына сәфәреннән соң билгеле булды.

(Алабуга, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Иранның иң яхшы галимнәре һәм педагоглары Алабугада ел саен август аенда уза торган Халыкара укытучылар фестивалендә катнашачак. Бу хакта Иран Генераль консуллыгы делегациясенең КФУның Алабугадагы институтына сәфәреннән соң билгеле булды.

Иран Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы башлыгы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч җитәкчелегендәге делегация вузга танышу максатыннан килде. Кунакларга вузара проектлар һәм программалар хакында сөйләделәр. Делегатлар студентларның сорауларына җавап бирде һәм Иран студентлары яши торган тулай торакта булды.

Очрашу барышында Алибеман Эгбали Зарч укыту программаларына Ираннан яңа тыңлаучылар җәлеп итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте, Иранның иң яхшы галимнәре һәм педагогларын Халыкара укытучылар фестиваленә озатырга әзер икәнлеген белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10