ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

2018 елгы сайлау кампаниясе хатын-кызлар саны буенча рекорд куйды

25 гыйнвар 2018, 10:05 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

2018 елгы сайлау кампаниясе хатын-кызлар саны буенча рекорд куйды Хатын-кызларның ил белән идарә итәргә теләве бөтен дөньяга хас тенденциягә әверелде, дип саный Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Майя Гришина.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елгы сайлау кампаниясе үзләрен ил башлыгы кәнәфиендә күрергә теләгән хатын-кызлар саны буенча рекорд куйды, дип хәбәр итә Russia Today, Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Майя Гришинага сылтама ясап.

Хәзерге вакытта сайлауларда катнашу өчен ике кандидат теркәлгән, унөче имзалар җыя, дип искәртте ул.

«Әлеге 13 кандидат арасыннан Собчак, Гордон, Лисицына, Волынец, Агурбаш имзалар җыя. Әлбәттә, бу 50 процент түгел әле, әмма шуңа якынлашып киләбез», - диде Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10