ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Владимир Путин Казанга килде

24 гыйнвар 2018, 22:57 , Фото: president.tatarstan.ru

Владимир Путин Казанга килде Россия Президенты Татарстанда ике көн булачак.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казанга килде дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге. "Казан" халыкар аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич каршы алды.

Ике көнлек эш сәфәре кысаларында дәүләт җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дин әһелләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән очрашачак. Шулай ук аның "Туполев" акционерлык җәмгыяте филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булуы көтелә.

Прибытие Президента Российской Федерации В.В. Путина в Республику Татарстан. Встречает Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов. Фото Марсель Бадыкшин

Моннан тыш Владимир Путин бөтенроссия студент клубларының "Бергәләп алга!" форумында катнашачак һәм Казан федераль университетында илнең иң алдынгы уку йортлары белән телекүпер оештырачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10