ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Давоста «ВТБ Капитал»ның эшлекле иртәнге ашында катнашты

24 гыйнвар 2018, 12:56

Эшлекле иртәнге ашта РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та бар иде.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВТБ Капитал» эшлекле иртәнге ашында катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерде.

Актуаль сораулар күтәрелгән чарада, аерым алганда, ВТБ башлыгы Андрей Костин шәхси санкцияләр куркытмавын, әмма банкка санкцияләр кертүгә борчылуын белдерде.

РФ энергетика министра Александр Новак, сорауга җавап биреп, «ВТБ Капитал» эшлекле иртәнге ашында белдергәнчә, нефтькә бүгенге бәяләр базардагы вазгыятьне чагылдыра һәм фундаметаль факторларга туры килә.

"Нефть бәясе 60 доллар объектив чынбарлыкны чагылдыра, һәм минемчә, бер ел элек булган бәягә караганда, бу яхшы фараз. Бер ел элек бөтенесе 2017 елда бәяләр 45-55 доллар була, дип әйткән иде, ә бүген без күрәбез, оптимизм бераз өстәлде", – диде Александр Новак.

Эшлекле иртәнге ашта шулай ук РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10