ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тиздән Башкортстанда керкә балыгы тотып, тирмәдә ял итеп ятарга мөмкин булачак

24 гыйнвар 2018, 11:56 , Фото: bashinform.ru

Тиздән Башкортстанда керкә балыгы тотып, тирмәдә ял итеп ятарга мөмкин булачак Күгәрчен районы эшмәкәрләре ирле-хатынлы Фәткуллиннар туристларга шундый хезмәт күрсәтергә уйлый.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкортстанда Күгәрчен районының Югары Биккүз авылы янында керкә балыгы үрчетү хуҗалыгы эшли. Хуҗалары – ирле-хатынлы Фәткуллиннар. Алар - районда танылган эшмәкәрләр. 10 еллап инде мөгезле эре терлек, ат үрчетәләр һәм кәҗә сөтеннән кымыз ясау белән шөгыльләнәләр. Бу хакта "Башинформ" яза.

Күгәрчен районы газетасы хәбәр итүенчә, Фәткуллиннар ферма тирәсендә туристлар өчен ял урыны ясарга уйлыйлар.

“Безнең төбәктә сулыклар күп, балык аз. Киләчәктә биредә тирмәләр куеп, туристлар өчен уңайлы ял урыны оештырырга уйлыйбыз. Керкә балыгы һәм уылдык белән якындагы район-шәһәр туклану нокталарын да тәэмин итәргә исәп бар”, - диләр фермерлар.

Узган ел Фәткуллиннар Бөрьян һәм Белорецк районнарында узган агротуризм семинарларында катнашкан. Алар алдагы җәйдә туристларны Күгәрчен районы керкә балыгы белән сыйларга җыена.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10