ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Иртәгә Владимир Путин Башкортстанга килә

23 гыйнвар 2018, 20:34 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Иртәгә Владимир Путин Башкортстанга килә     Эшлекле сәфәр кысаларында Владимир Путин Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашачак.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ” ). 24 гыйнварда Россия дәүләте башлыгы Уфа мотор төзелеше берләшмәсе – двигательләр төзү берләштерелгән корпорациясендә булачак. Бу хакта “Башинформ “ хәбәр итә.

Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин Уфа мотор төзелеше берләшмәсе – двигательләр төзү берләштерелгән корпорациясендә оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының гражданнар өчен югары технологияле продукция җитештерүен диверсификацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк.

Эшлекле сәфәр кысаларында Владимир Путин Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10