ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рамзан Кадыйров Грозныйдан Уфага авиарейслар ачылу турында хәбәр итте

23 гыйнвар 2018, 17:55

“Тиздән Новосибирскига, Ростовка, Уфага һәм Екатеринбургка самолетлар оча башлаячак”, - дип язган социаль челтәрләрдә Чечня башлыгы.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров үзенең “ВКонтакте”дагы битендә Грозныйдан Россиянең башка шәһәрләренә яңа авиарейслар ачылу турында хәбәр иткән.

“Тиздән Новосибирскига, Ростовка, Уфага һәм Екатеринбургка самолетлар оча башлаячак”, - дип язган социаль челтәрләрдә Рамзан Кадыйров. Шул ук вакытта очышлар башлану вакытын ул атамаган.

“Күптән түгел яңа авиация һәм автобус маршрутлары, шул исәптән Грозный – Мюнхен һәм Грозный – Истанбулга яңа авиарейслар, Симферополь, Севастополь, Мәскәүгә һәм Россиянең башка шәһәрләренә даими автобус рейслары ачылды”, - диелгән Чечня башлыгы хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10