ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшинның Япониягә эш сәфәре башланды

23 гыйнвар 2018, 13:51 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшинның Япониягә эш сәфәре башланды Татарстан парламенты башлыгы Токио, Саппоро һәм Хакодатэ шәһәрләрендә булачак.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Федерациясе Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның Япониягә эш сәфәре башланды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР парламенты башлыгы РФ Федераль Җыены Федерация Советы парламент делегациясе составында Хоккайдо префектурасы губернаторы Харуми Такахаси чакыруы буенча Токио, Саппоро һәм Хакодатэ шәһәрләрендә булачак. Россия делегациясен РФ Федераль Җыены Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Константин Косачев җитәкли.

Делегация Япониягә Федерация Советының Россия-Япония парламентара һәм төбәкара хезмәттәшлеккә ярдәм күрсәтү буенча консультатив совет һәм Япония парламенты киңәшчеләр палатасының Япония-Россия «Дискуссия клубы» уртак утырышында катнашу өчен китте.

Россия һәм Япония арасындагы үзара мөнәсәбәтләр Россия Президенты Владимир Путинның 2016 елның декабрендә Япониягә эш сәфәреннән соң яңа импульс алды.

Парламентара элемәләр дә активлашты. Россия парламенты палаталары рәисләренең Япониядәге коллегалары белән очрашулары даими рәвештә үткәрелә. 120 дән артык депутатны берләштергән Япония-Россия дуслыгы Парламент ассоциациясе уңышлы эшләп килә.

Быелның май аенда Мәскәүдә тантаналы рәвештә Россиядә Япония елы ачыла. Чаралар Россия һәм Япония арасындагы мөнәсәбәтләрнең барлык аспектларын да колачлар дип көтелә.

Россиянең кайбер төбәкләрендә Россиядә Япония елы кысаларында мәдәни акцияләр башланды инде. Аерым алганда, гыйнвар аенда Татарстанда Япониянең Россиядәге илчелеге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган «Япония курчаклары» күргәзмәсе ачылды.

Россия делегациясенең Япониягә рәсми сәфәре 27 гыйнварда төгәлләнә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10