ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роскомнадзор шәхси мәгълүмат эшкәртү буенча кисәтү таратты

23 гыйнвар 2018, 13:00

Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш. Бу турыда Роскомнадзорның рәсми сайтында хәбәр ителә.

2015 елның 1 сентябреннән, «Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).

Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә.

Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе таләбе буенча, 2015 нче елның 1 сентябреннән, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урын хакында мәгълүмати хат юлларга кирәк булачак. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10