ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Татарстан сенаторы медиарейтингтагы позициясен 33 пунктка яхшыртты

23 гыйнвар 2018, 09:30

Татарстан сенаторы медиарейтингтагы позициясен 33 пунктка яхшыртты Олег Морозов 2017 елда исеме иң еш телгә алынган Россиянең 50 сенаторы арасында 16нчы урынны били.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов медиарейтингтагы позициясен 33 пунктка яхшыртты. Татарстан сенаторы 2017 елда исеме иң еш телгә алынган Россиянең 50 сенаторы арасында 16нчы урынны били. Рейтинг «Медиалогия» сайтында дөнья күргән.

Исемлекнең башында - Валентина Матвиенко (Санкт-Петербург), Пермь крае сенаторы Алексей Пушков - икенче, Смоленск өлкәсен тәкъдим итүче Франц Клинцевич өченче урында.

Тикшеренү узган елның гыйнварыннан декабрь аена кадәр үткәрелгән. Рейтинг 43 меңгә якын чыганакны үз эченә алган Россия гаммәви мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10