ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба аграр көллиятендә Хан алымы буенча белем алалар

23 гыйнвар 2018, 02:00

Хан алымының асылы, гади генә итеп әйткәндә, класс эшен – өйдә, өйгә бирелгәнне дәрестә эшләүдән гыйбарәт.

(Саба, 23 гыйнвар, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Яңа 2017-2018 уку елы башлангач Саба аграр көллиятендә яңа методика – Хан алымы белән белем бирүгә күчүләре турында язган һәм аның укыту сыйфаты йогынтысы белән I семестрдан соң таныштырырга вәгъдә иткән идек. Көллият студентлары саныннан алсак, бу яңалык 440 гаиләгә кагыла, дип яза җирле басма.

Хан алымының асылы, гади генә итеп әйткәндә, класс эшен – өйдә, өйгә бирелгәнне дәрестә эшләүдән гыйбарәт. Ягъни студент укытучы аңлатканчыга кадәр теманы башта ноутбогын ачып, видеороликтан үзе өйрәнә һәм дәрестә сөйләп, белемен тирәнәйтә. Видеороликны класстан тыш вакытта әзерләгән укытучының дәрестә студентлардан теманы сорарга дөнья кадәр вакыты кала. Әлбәтә, яңалык дигәнең җиңел генә керми. Көллият укытучылары һәм студентлар белән сөйләшкәндә дә бу үзен сиздерде. –Баштарак без – укытучыларга да, студентларга да авырлыклары булды, –диде рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Лилия Хәбибуллина. – Хан алымы белән укыту өчен без бандикам һәм видеоредактор программаларын үзләштердек. Хәзер эш бер системага салынды, шуңа күрә хәзер педагоглар һәм ата-аналар исеменнән дә Хан алымы белән эшләве җиңел икәнлеген әйтә алам. Моңарчы мин барлык студентлар белән көндәлек аралашырга, билге куярга өлгерә алмый идем. Тел фәне укытучысы буларак узган ел дәрес вакытында мин күбрәк эшләгән булсам, хәзер лекцияләр вакытында күбрәк студентлар сөйли. Алдан әзерләнеп киләләр һәм дәрес вакытында язучыларның әсәрләрен анализлыйбыз. Яңа алым студентларның тел сөйләмен үстерүдә ярдәм итә һәм алар барысы да диярлек дәресләрдән көндәлек билге алалар. Практика узган студентларга уңайлы, алар без Саба районы сайтына куйган видеоматериалларны укыйлар да, эшлиләр дә.

Махсус фәннәр укытучысы Рөстәм Фәтхриев та яңа методиканың өстенлеген ачып бирде. “Без, дөресен әйткәндә, студентларны өйләрендә китап укырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Алар йә телефонын актара, йә компьютерда нәрсәдер карап утыра. Хан алымы замана яшьләренең шушы ягын исәпкә алган кебек. Ягъни дәреслек аңа видеоматериал булып интернет аша килеп керә. Әһә, китап укыйсың килми идеме, рәхим ит, видеопрезентациягә әверелгән лекцияне ноутбукта өйрән. Бу аларның кызыксынуына туры килә, күңеленә якынрак булып чыга. Хан алымы студентларга дөрес билгеләр кую мөмкинлеген дә арттырды. Кыскасы, тырышсаң эшләп була икән дигән нәтиҗәгә килдек”,– диде ул.

Студентлар да яңача уку турында уңай фикердә. Кукмара районыннан килгән Гөлшат Баһавиева бухгалтер-икътисадчы булырга әзерләнә. Көллиятне кызыл дипломга тәмамлауны максат итеп куйган. “Беренче һәм икенче курсларда пар дәрестә лекцияләрне язып, икенче көнне шу-ны сөйли идек. Хәзер лекцияләрне өйдә язып киләбез һәм әңгәмә корабыз, аңлатабыз һәм аңлашабыз. Хан алымы хәтеремне яхшыртты, билгеләрем күбәйде. Иң мөһиме, хәзер һәр дәрестә студенттан аның теманы ничек үзләштергәнен ачыклау мөмкинлеге барлыкка килде. Видеодәресне өйрәнгәндә, интернеттан өстәмә мәгълүмат та алабыз. Яңа методика үземә булган ышанычны тагын да арттырды, укуымны аграр университетта дәвам итәргә телим, – ди “5”легә укучы кыз. Сабабаш авылы егете Салават Миңнегәрәев исә техник-механик белгечлеге алып чыга. Соңгы курста укый. “Хәзер һәркайда конкуренция, диплом алып, эшкә урнашкач, безгә хезмәтне башлап китәргә беркем дә өйрәтмәячәк. Хан алымы белән укып көллият тәмамлау безгә шул яктан аеруча файдалы булды. Өйрәнү өчен артык ялынып йөрергә туры килмәячәк. Без белгечлек үзләштерүдә мөстәкыйль фикерләргә, анализларга, дөрес карар кабул итәргә өйрәндек,– ди ул. Директор урынбасары Чулпан Сөнгатова аңлатканча, Хан алымы белән белем бирүнең федераль стандартлары таләпләренә каршы килми. Иң мөһиме, ахыргы уңай нәтиҗә. Ул өлгереш күрсәткечләренең яхшыруында күренә. Әйтик, 2016-2017 уку елында 440 укучының 34е “3”легә укыса, быел алар 15кә генә калган. Калганнарныкы – “4” тә “5”. Икенче семестрда күрсәткечләрнең тагын да яхшыруы көтелә. “Мин үзем дә дәресләргә күп йөрим һәм укучыларның хәтерләре яхшырганын күрәм. Диалог формасында сөйләм күп кулланыла башлады, хәзер бер студент та дәрестә миннән сорамаслар әле дип утырмый, көндәлек әзерләнеп киләсе. Укытучы да эзләнмичә генә көндәлек видеодәресне сайтка урнаштыра алмый. Хан алымы алга таба камилләшер дип өметләнәбез. Шуны методиканы тәкъдим иткән район башлыгы Рәис Нургали улына, безгә һәрвакыт булышучы директорыбызга зур рәхмәтлебез”,– ди Чулпан Ирек кызы.

Сабада Хан алымы белән укытуның өстенлекләре турында республиканың башка махсус урта белем бирү уку йортларына да ишетелгән. Гыйнвар аенда Аксубай универсаль технологияләр техникумыннан завуч-⁠методистлар килгәч, көллият укытучылары алар белән киңәшмә үткәреп, барысын да аңлатканнар, сөйләгәннәр, киңәшләр биргәннәр, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10