ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Быел дүрт азнакайлы мошенниклар кулыннан каза күргән

23 гыйнвар 2018, 04:00

Кырыгалдарлар кулына азнакайлылар 200 мең сум акчасын “чыгарып” салган.

(Азнакай, 23 гыйнвар, "Татар-информ", “Маяк”). Кырыгалдарлар кулына азнакайлылар 200 мең сум акчасын “чыгарып” салган, дип яза җирле басма.

Игъланнар сайтына үгез сатуы турында белдерү куйган кешенең банк картасыннан 11 мең сум акчасын урлыйлар. “Сатып алучы” хуҗа кешегә шалтыратып, берникадәр акчаны алдан түләп куярга теләге барлыгын әйтә. Банк картасының номерын, арткы яктагы кодын белгәннән соң акчаларны үзләштерү авыр булмый.

Ә икенче берәүне 21845 сумга төп башына утырталар. Тикшерү барышында аның телефон номерына үзен банк хезмәткәре дип таныштыручы билгесез ир-атның шалтыратуы ачыклана. Ул каза күрүчедән соңгы вакытта банка картасыннан акча алганыгыз бармы дип сорый. “Юк”, – дигә нҗавап ишеткәннән соң, мошенник беренче очрактагы кебек үк, карта номерларын сорый. Бераз вакыттан чын банк хезмәткәрләре шалтыратып, картадан акча салдырылу сәбәпле, счетны “ябулары” турында хәбәр итәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10