ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зәйдә сабыйлар чемпион белән шахмат уйнады

23 гыйнвар 2018, 08:00

Зәйдә сабыйлар чемпион белән шахмат уйнады Казанда Олимпия резервы мәктәбендә белем алучы кыз бабасы Рафис Шәфигуллин истәлегенә мондый чара уздырды.

(Зәй, 23 гыйнвар,“Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Николай Шамионов).Татарстанның яшь шахматчылары арасында иң көчлесе, хатын-кызлар арасында республика чемпионы, шахмат буенча Россия Кубогы иясе, Европа, Дөнья призеры, Татарстан хатын-кызлар җыелма командасы һәм Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы әгъзасы Зарина Шәфигуллина Зәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шахмат уйнау буенча мастер-класс бирде. Ул дистәләгән тактада берьюлы уйнау осталыгын күрсәтте, дип яза бирле басма.

Казанда Олимпия резервы мәктәбендә белем алучы кызның Зәйгә килеп, бабасы Рафис Шәфигуллин истәлегенә мондый чара уздыруы очраклы түгел, алар гаиләсе Зәй белән бәйле. Рафис Шәфигуллин гаиләсе 1991 елда Казахстаннан Иске Зәй бистәсенә кайтып төпләнә. Алар биредә йорт салып керәләр. Гаилә башлыгы гүр иясе инде. Зарина әти-әнисе белән Чаллыда яши.

Чарада балалар бакчаларында тәрбияләнүче (2011-2012 елларда туганнар) 21 бала катнашты, шуларның берсе –Дмитрий Некрасов районның Ал. Бистәсе авылыннан килгән иде. Чемпион белән шахмат уйнау сабыйлар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды, аларның барысына да медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов тәбрикләде. Ул очрашу-турнирны Зәй районында Мәгариф елы кысаларында узучы матур чара дип бәяләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10