ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл, Спорт

Фото: Мөслимдә хоккей яратучылар арасында турнир үтте

22 гыйнвар 2018, 21:27 , Фото: muslumovo.tatarstan.ru

Фото: Мөслимдә хоккей яратучылар арасында турнир үтте Иң өлкән хоккейчылар Нияз Абдуллин һәм Расих Шәйхуловның яше 50 дән узган.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә, 21 гыйнварда Мөслимдә хоккей яратучылар арасында турнир үтте. Бу турыда Мөслим районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Турнирда беренче урынны - "Ветераннар" командасы, икенче урынны - "Яшьлек" командасы , өченче урынны "Студентлар" командасы" яулаган. Иң яхшы уенчылар дип Шамил Мирсалихов ("Студентлар"), Рөстәм Шакирҗанов ("Яшьлек"), Марат Хәйбрахманов ("Ветераннар") табылган. Иң өлкән хоккейчылар Нияз Абдуллин һәм  Расих Шәйхуловның яше 50 дән узган", диелгән әлеге хәбәрдә.

Иң яхшы уенчылар һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырганнар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10