ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кабан күлен җыештыручы аккош Голливуд йолдызы Инстаграмына эләккән

22 гыйнвар 2018, 20:45

Кабан күлен җыештыручы аккош Голливуд йолдызы Инстаграмына эләккән    Унбер “Эмми” премиясе иясе Эллен Ли Дедженерес Инстаграмында Казанда чүп җыючы аккошның табигатькә кешеләрдән ихтирамлырак булуын язган.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган ел Кабан күлендә чисталык һәм тәртип салуда шәхси үрнәк күрсәткән аккош Голливуд йолдызы Эллен Ли Дедженерес аккаунтына эләккән.

Кабан күлен чүп-чардан арындырган аккош төшерелгән видеоязма узган ел социаль челтәрләрдә бик тиз таралган иде. Әлеге кадрларны илнең һәм дөньяның барлык эре телеканаллары трансляцияләде. Тулаем алганда, югыйсә, роликтагы күренеш әлләни матур да түгел: кар эрегәннән соң калган пычрак, чүп-чар һәм болганчык су. Аккош исә томшыгы белән полиэтилен калдыклары һәм башка чүпләрне читкә чыгара.

Унбер “Эмми” премиясе иясе Эллен Ли Дедженерес Instagramында чүп җыючы аккошның кешеләргә караганда табигатькә күбрәк ихтирамлы булуын җиткергән. Ул, күрәмсең, биредә кешелекне истә тоткандыр.

Видеоязманы 3,3 млннан артык кулланучы караган. Аккошның кешеләргә караганда бу яклап та гүзәл булуында күпләр аның белән килешкән.
 

 

#Repost @animal on earth ・・・ Check out this swan picking up litter... it's obvious that other species on this beautiful planet have more respect for nature! Via:@viralhog #animalonearth

Публикация от Ellen (@theellenshow)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10