ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, яшенле яңгыр булганда, кагыйдәләр турында искәртә
Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак
Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Татарстан мәдәният оешмалары чыгымнарының биш проценты күләмендә табыш алган

22 гыйнвар 2018, 17:49 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан мәдәният оешмалары чыгымнарының биш проценты күләмендә табыш алган Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин мәдәният тармагының еллык эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә мәдәният тармагының еллык эш нәтиҗәләрен Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уңай бәяләде. “Мәдәният тармагы тотрыклы эшләде”, - диде ул.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министрлыкның еллык эшчәнлеге турында докладында республика җитәкчелегенең Мәдәният министрлыгы тәкъдимнәрен кире какмавын билгеләп үтте. Гастрольләргә чыгу, фестивальләр, концертлар, юбилей чаралары, күргәзмәләр оештыру, Президент грантлар күләмен арттыру, иҗади берлекләргә ярдәм итү, сәнгать әсәрләрен сатып алу, китапханәләрне әдәби китаплар белән тәэмин итү, профессиональ сәнгать премияләре кебек тәкъдимнәр берсе дә җавапсыз калмаган.

“Соңгы елларда объектив икътисадый кыенлыкларга карамастан, тармакны финанслау тотрыклы. 2017 елда мәдәният тармагы буенча бюджет чыгымнары 13,7 млрд сумны тәшкил итте. Дәүләт йөкләмәләрен үтәүгә һәм ведомствога караган 61 учреждение өчен 2,503 млрд сум акча тотылды”, - дип санап үтте министр.

Дәүләт мәдәният учреждениеләренең керемнәренә килгәндә, алар 2017 елда 728,1 млн сум акча эшләгән, шул исәптән, шуның 674,6 млн сумы - түләүле хезмәтләр өчен.

«Бөтен регионнар да мәдәният үсеше өчен моның кадәр акча тота алмавын билгеләп үтергә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә 2018 елда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануга дәүләт һәм җәмәгатьчелек контролен арттыру булырга тиеш”, - дип ассызыклап үтте Айрат Сибагатуллин.

“Безнең эшебезнең максималь бурычы - икътисадый нәтиҗәлелек позициясеннән кеше капиталын формалаштыру”, - диде ул.

Министрлыкның эш нәтиҗәлелеге буларак, 2017 елда 7,5 мең мәдәни чара үткәрелүе, 70 яңа спектакль куелуы, мәдәни чараларда 10 миллионга якын кеше катнашуы билгеләп үтелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10