ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил хакында кисәтә

22 гыйнвар 2018, 14:09 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил хакында кисәтә Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими, дип кисәтә синоптиклар.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтү таратты.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, иртәгә көндез һәм төнлә республика территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секуындына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими, юлларда кар көртләре хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10