ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Росавтодор 2018 ел ахырына барлык федераль трассаларны да ремонтларга ниятли

22 гыйнвар 2018, 10:14 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Росавтодор 2018 ел ахырына барлык федераль трассаларны да ремонтларга ниятли Төзекләндерү эшләрен «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында алып бару күздә тотыла.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Росавтодор 2018 ел ахырына барлык федераль трассаларны да ремонтларга ниятли, дип хәбәр итә «Известия».

Идарә тармагы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә нормативлар күрсәткече 77,5 процент тәшкил итә. Агымдагы елда Росавтодор барлык федераль трассаларны да норматив хәлгә китерергә ниятли. Россиядә аларның гомуми озынлыгы 50 мең чакрым тәшкил итә.

Ремонт эшләрен «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында алып бару күздә тотыла. Әлеге проект узган елда гамәлгә ашырыла башлады, диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2018 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектына 3 миллиард сум акча бүленәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10