ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлки районының өч укучысы “Олимпка юл” республика олимпиадалары призерлары булдылар

21 гыйнвар 2018, 23:00

Әлки районының өч укучысы “Олимпка юл” республика олимпиадалары призерлары булдылар Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Камил Мәхмүтов физика буенча фән бәйгесендә җиңү яулады, ә математика олимпиадасында призер булды.

(Әлки, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының авыл мәктәпләре арасында “Олимпка юл” исеме астында үткән республика олимпиадаларында районның өч укучысы бик әйбәт нәтиҗәләргә иреште, дип яза җирле басма.

Олимпиадалар математика, инглиз теле, химия һәм физика фәннәреннән үткәрелде. Базарлы Матак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Камил Мәхмүтов физика буенча фән бәйгесендә җиңү яулады, ә математика олимпиадасында призер булды. Шушы ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Илүзә Гарипова һәм Чуаш Кичүе мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Камил Җәббаров химия олимпиадасы призерлары булдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10