ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде
Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов
Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Икътисад

Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты

21 гыйнвар 2018, 16:14

Лениногорскида эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артты Бу яңалык Лениногорск районы һәм шәһәрендә 19 мең 685 эшләмәүче пенсионерга кагылган.

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Заман сулышы"). 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре 3,7%ка артты, дип хәбәр итә Лениногорск буенча пенсия фонды идарәсе. Индексациядән соң ул аена 4 982,9 сум тәшкил итә.

Лениногорск районы һәм шәһәрендә бу яңалык 19 мең 685 эшләмәүче пенсионерга кагылды, дип җиткерә "Заман сулышы" сайты. 

"Быелның 1 апреленнән эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга пенсия  4,1% артачак. Августта Пенсия фонды эшләүче пенсионерларның страховоой пенсияләренә корректировка үткәрәчәк. Быелның 1 февралендә федераль ташламадан файдаланучыларга ай саен түләнә торганның (ЕДВ) күләме индексацияләнә", - дип язылган әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10