ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

“Зәй” агрофирмасы терлекчелек буенча эшчәнлеккә хисап тотты

21 гыйнвар 2018, 01:00 , Фото: zainsk-rt.ru

“Зәй” агрофирмасы терлекчелек буенча эшчәнлеккә хисап тотты Семинарда терлекчелек тармагы буенча агрофирма эшчәнлегенә анализ ясалып, булган кимчелекләр, җитешсезлекләр буенча фикер алышулар булды.

(Зәй, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). “Зәй” агрофирмасы Әхмәт товарлыклы-сөтчелек комплексында агрофирманың узган 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясау уңаеннан семинар узды, дип яза җирле басма.

Ул “Агрокөч-Төркем” холдингы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тарафыннан әзерләнде. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, “Агрокөч-Төркем” холдингы генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, Lean Coaching компаниясе белгечләре катнашты. Семинарга агрофирма, бүлекчә җитәкчеләре, терлекчелек комплекслары җитәкчеләре, зообелгечләр чакырылды.

Семинарда терлекчелек тармагы буенча агрофирма эшчәнлегенә анализ ясалып, булган кимчелекләр, җитешсезлекләр буенча фикер алышулар булды. Соңыннан кунаклар әлеге комплекс буйлап йөреп, “Сакчыл җитештерү” программасы буенча алып барылган эшчәнлек белән якыннан танышты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10