ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 18 йорт төзелеп бетү алдында тора

20 гыйнвар 2018, 11:36

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 18 йорт төзелеп бетү алдында тора Быел әлеге программа буенча барлыгы 119 йорт төзү планлаштырылган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 18 йорт төзелеп бетү алдында тора. Бүгенгә алар югары дәрәҗәдә әзер. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республикакүләм киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип җиткерә республика лидеры матбугат хезмәте.

Быел әлеге программа буенча барлыгы 119 йорт төзү планлаштырылган. Хәзергә 15 объект уртача әзерлектә, 86 объект түбән дәрәҗәдә әзерлектә.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 704 фатирлы 13 йорт буенча хисап тотты. Аларның гомуми мәйданы 39,3 мең кв метр тәшкил итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10