ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде

19 гыйнвар 2018, 20:12 , Фото: prav.tatarstan.ru

Татарстан прокуроры Мәдәният министрлыгына шелтә белдерде “Сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - диде Илдус Нәфыйков.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков коллегия утырышында Татарстанның Мәдәният министрлыгын тәнкыйть утына тотты.

“Тискәре вакыйгалардан бөтенләй нәтиҗә ясамаучы органнар бар. Былтыр мәдәни чараларның бәясен арттырган өчен, Мәдәният министрлыгы идарәсе башлыгы хөкем ителгән иде. Төзелгән контрактлар аша акча үзләштерелде, ә министр бернинди нәтиҗә ясамады. Бик түбән дисциплиналы орган!” – диде прокурор.

Илдус Нәфыйков әйтүенчә, дәүләт һәм муниципаль органнарда ачыкланган хилафлыкларны бетерү буенча эш канәгатьләнерлек түгел. “Монополиягә каршы хезмәтнең карарлары да тиешенчә үтәлми. Хокук бозулар миллиардлар белән бәяләнә, ә вазифаи заларның гамәлләренә процессуаль бәя юк. Шушы закон бозуларга юл куйган түрәләргә тиешле дәгъвалар да юк. Бу өлкәдә тәртип урнаштыруны, сатып алулар буенча закон бозуларга юл куелган һәр очракка карата чарасын күрүне таләп итәм”, - дип ассызыклады прокурор.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10