ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Апас кешесен, террорчыларга ярдәм күрсәткәне өчен, 7 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

19 гыйнвар 2018, 19:42

Апас кешесен, террорчыларга ярдәм күрсәткәне өчен, 7 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр Рамил Гатауллин Россиядә 2003 елдан тыелган «Хизб ут-Тахрир аль-Ислами» оешмасына әгъзалар туплауда катнашкан.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казан горнизон хәрби суды бүген халыкара террорчылык оешмасына керергә өндәүче Рамил Гатауллинга хөкем чыгарды.
«Хизб ут-Тахрир аль-Ислами» оешмасына керергә өндәүчене “Терророчылык оешмасы эшчәнлеген оештырган һәм аның эшчәнлегендә катнашкан өчен” 7 елга гомуми режимдагы колониягә хөкем иткәннәр.

Апас авылында яшәүче инженер 2016 елда ук тоткарланган. Суд тикшерүләре вакытында Гатауллинның фатирларда һәм башка катнашучыларның машиналарында үткәрелгән легаль булмаган җыеннарда катнашуы билгеле булган. Ул очрашуларда тыелган әдәбиятны, яңа әгъзаларны ничек җәлеп итәргә өйрәнгән.
Гатауллин үзен гаепле санамый, ә «Хизб ут-Тахрир аль-Ислами»ны террорчылык оешмасы буларак кабул итми.

Аның адвокаты суд карары буенча шикаять бирергә уйлый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10