ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Җәмгыять

Татарстанда "өлешчеләр"гә ярдәм фонды булдырылачак

19 гыйнвар 2018, 16:54

Татарстанда Төзелеш министрлыгы проблемалы 33 объектка мониторинг ясый, анда 4211 кеше фатир алган.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Якын арада Татарстан Хөкүмәте өлешләп төзү объекты проблемалары буенча эшне координацияли торган махсус фонд булдырачак. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Хәзер идарә тармагы проблемалы 33 объектка мониторинг ясый, анда 4211 кеше фатир алган.

Узган ел Татарстанда проблемалы 6 йортны файдалануга тапшырганнар, алардан 1004 өлешче фатир алган, диде министр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10