ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабуганың утсыз калу сәбәбе билгеле булды

19 гыйнвар 2018, 13:08

Шәһәрдә 11.58 сәгатьтә резерв линиясе буенча электр белән тәэмин итү торгызылган.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Алабугада 11.58 сәгатьтә резерв линиясе буенча электр белән тәэмин итү торгызылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Тойма-2 ярдәмче станциясендә автомат саклау җайланмасы хәрәкәткә килгән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы бүген Алабуга халкының утсыз калуы хакында хәбәр иткән иде. 70 меңнән артык кеше яшәгән шәһәр, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы объектлары утсыз калды. Шәһәрдә светофорлар эшләмәү нәтиҗәсендә бер юл һәлакәте теркәлде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10