ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән

19 гыйнвар 2018, 12:06 , Фото: Сергей Семёркин twitter.com/semerkin

Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән Юл-транспорт һәлакәте Вишневский урамындагы 21 нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда җиңел машина җәмәгать транспорты тукталышында җәяүлене бәрдергән. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

«Тойота» автомобиле Вишневский урамындагы 21 нче йорт каршында җәяүлеләр юлына килеп керә һәм 63 яшьлек ир-атны бәрдерә.

Авария аркасында төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчене хастаханәгә озаталар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10