ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак

19 гыйнвар 2018, 11:48

Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсен 75 еллыгы белән котлаячак Бүген Татарстан артистлары Ульяновскиның Ленин мемориалы Зур залында тантаналы концертта чыгыш ясаячак.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Ульяновск өлкәсенең 75 еллык юбилеена багышланган тантаналы концертта чыгыш ясаячак. Концерт бүген 15.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте.

Бәйрәм чарасы Ульяновскиның Ленин мемориалы Зур залында уза. Анда төбәк башлыгы Сергей Морозов та катнашыр дип көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10