ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда КАИ бинасы янындагы Ту-144 очкычын «яктырттылар»

19 гыйнвар 2018, 11:32 , Фото: Михаил Захаров

Казанда КАИ бинасы янындагы Ту-144 очкычын «яктырттылар» Самолетның яктырту җайланмасы 2,6 миллион сумга төшкән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Лилия Чанышева). Казанда КАИ бинасы янындагы Ту-144 очкычын «яктырттылар». Вуз җитәкчелеге журналистларга яңа яктырту-динамик җайланма урнаштырылган, тышкы ягына реставрация ясалган, тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган самолетны тәкъдим итте.

Архитектурная подсветка Ту-144

КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, очкычтагы яктырту җайланмасының әлегә тугыз режимы (икесе — гадәти, җидесе – динамик) бар. Динамик режим яшел, зәңгәр һәм ак төсләрне берләштерә. Бу - зәңгәр күктә болытларны ярып очкан самолетны хәтерләтеп тора, дип искәртте ул.  

Архитектурная подсветка Ту-144

Архитектурная подсветка Ту-144

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10