ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актаныш терлекчеләре 2017 елга нәтиҗә ясады

19 гыйнвар 2018, 00:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актаныш терлекчеләре 2017 елга нәтиҗә ясады Биредә терлекчелек продукцияләрен җитештерүне үстерү юлларын эзләү һәм кайсы юнәлештә күбрәк эш алып барырга кирәклеге турында сүз барды.

(Актаныш, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш терлекчеләре 2017 елга нәтиҗә ясады. Актанышта терлекчелек тармагының эш күрсәткечләре нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәсе булып узды, дип яза җирле басма.

Район терлекчеләре үткән 2017 елга анализ ясадылар. Биредә терлек баш санын саклау һәм арттыру, дөрес тукландыру, терлекчелек продукцияләрен җитештерүне үстерү юлларын эзләү һәм кайсы юнәлештә күбрәк эш алып барырга кирәклеге турында сүз барды.

Киңәшмә эшендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм баш белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары һәм ветеринария белгечләре катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10