ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

"Азнакай" агрофирмасының Сарлы бүлекчәсендә хезмәт куючылар эшләрен яратып башкара

19 гыйнвар 2018, 05:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Сөендек фермасыннан Люция Хәррасова, Әлфирә Шәйдуллина икесенә бергә 900 литр сөт савалар.

(Азнакай, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). “Азнакай” агрофирмасының Сарлы бүлекчәсендә хезмәт куючыларның эшен ферма мөдире Илгиз Хикмәтуллин да мактап туя алмый.

– Барысы да менә дигән! Ферманы тотучылар нәкъ менә алар инде. Килешеп эшлибез. 800 артык баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 300 дән артыгы – савым сыерлары. Көненә 4 тоннага якын сөт савыла, – диде ул.

Терлекче Рамазан Хәбиев тә хезмәт шартларыннан канәгать.

– Эш хакын көннекен-көнгә алабыз. Читтән эш эзләп йөрисе түгел, – ди якын арада гаилә корырга ниятләп йөрүче Сарлы егете.

Хәмдәм Мамадалиевның исеме дә Мактау тактасыннан төшми. Хәмдәм абый Сарлыга бер ел элек Үзбәкстаннан кайткан. Бүген ул ферманың иң алдынгы сыер савучысы.
– Җәмәгатем белән хуҗалык бүлеп биргән йортта яшибез. Тырышып эшлибез. Авыл халкы белән дә уртак телне тиз таптык, – диде ул.

Сөендек фермасыннан Люция Хәррасова, Әлфирә Шәйдуллина икесенә бергә 900 литр сөт савалар.

– Бик җиңел түгел дә, көн саен башкара торган эшем бит. Куллар күнеккән, бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Малларны яратмасаң, озак еллар монда эшләп булмый, – ди Люция ханым.

Роза Галеева, Гөлзара Мәкәримова, Фатыйма апа Гыйльфанова да эшләреннән ямь таба. Иртә таңнан иң элек үз малларын карап, гаиләләрен эшкә, балаларын мәктәпкә җыйнап озаткан, ерак аралардан фермага йөреп эшләүче бу ару-талу белмәс гүзәл затларга сабырлык телибез, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10