ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чаллыда үзенчәлекле курчаклар күргәзмәсе ябылды

19 гыйнвар 2018, 06:00 , Фото: shahrichalli.ru

Чаллыда үзенчәлекле курчаклар күргәзмәсе ябылды Интерактив күргәзмә оештыру мөмкинлекләре турында да сүз булды.

(Чаллы, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Алабуга музей-тыюлык генераль директоры Гөлзада Руденко җитәкчелегендәге эшлекле хатын-кызлар берлеге 8 март халыкара хатын-кызлар көненә әзерләнә башлады. Эшлекле ханымнар "Яз килә–язга юл" дип исемләнгән күргәзмә оештырырга җыеналар, дип яза җирле басма.

"КАМАЗ" мәдәният сараенда курчаклар күргәзмәсен ябу булды. Ә чираттагысында КАМАЗ һәм шәһәр төзелешендә катнашкан хатын-кызлар турында экспонатлар урын алачак. Анда шулай ук гүзәл затларыбыз тарафыннан эшләнгән кул эшләре дә булачак. Шулай ук интерактив күргәзмә оештыру мөмкинлекләре турында да сүз булды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10