ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак

18 гыйнвар 2018, 21:49 , Фото: архив/Рамиль Гали

Япония һәм Татарстан студентларын алмашачак  Казан медиклары һәм галимнәре Канадзава университеты белән берничә килешү имзалады.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Республика клиник онкология диспансеры һәм Казан федераль университеты япон университеты белән студентларын, фәнни хезмәткәрләрен һәм тикшеренү нәтиҗәләрен алмашачак, дип җиткерә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Россия һәм Япония вәкилләре Канадзава университеты белән берничә килешү имзалады.

Документка имзаларын Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм Канадзава университеты президенты Коетсу Ямазаки куйган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10