ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Архивка генеалогия буенча мөрәҗәгать итүчеләр арткан

18 гыйнвар 2018, 19:17 , Фото: Салават Камалетдинов

Архивка генеалогия буенча мөрәҗәгать итүчеләр арткан Нәсел тарихын өйрәнү гадиләшә, ди баш архивист Ирада Әюпова.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Архивларга генеалогия буенча мөрәҗәгать итүчеләр арткан. 2017 елда Дәүләт архивы тарафыннан 1 меңннән артык генеалогия буенча гариза кабул ителгән һәм тикшерелгән. Бу хакта бүген Татарстан Архив эше буенча комитет рәисе Ирада Әюпова белдерде.

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2017 елның эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында киңәйтелгән утырыш булды. Архивистлар эшчәнлеген Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова бал кортлары белән чагыштырды. Шуңа да архивның логотибы кәрәз формасын хәтерләтә дә инде. 

Итоговая коллегия Государственного комитета РТ по архивному делу

Үткән елга йомгак, 2018 елга эш планнары барлауга багышланган чара архивистлар әзерләгән фильм карау белән башланып китте. Фильм эчтәлеге архивистларның фидакарь хезмәтен тасвирлый. Халык өчен эшләгән комитет икәнен күрсәтә.

"Архив халык өчен эшли. Соңгы елларда нәсел тарихы белән кызыксынучылар саны артты, - ди архив башлыгы. - Ел саен бу сан үсә бара. Мәсәлән, узган елгы белән чагыштырганда 25% ка күбрәк. Әлеге уңайдан яңа стандартлар барлыкка килде. 2017 ел ахырында Россия дәүләт архивыннан Казан өязе буенча өченче ревизия документларының электрон вариантын алдык. Якын көннәрдә әлеге материал белән уку залыннан файдаланучылар да таныша алачак".  

Итоговая коллегия Государственного комитета РТ по архивному делу

Татарстан архивларында 120 меңнән артык фонд саклана. Алар 7,2 миллион берәмлек саклау әйберләреннән гыйбарәт. Дәүләт архивында - 5,5 миллион эш, калганнары муниципаль архивларда урын алган. Архивтагы документларның калынлыгы төрле. Бер эш кимендә 150 биттән торса, кайберләре 1 мең биткә җитә. Әгәр архив материалларын бер рәткә тезсәк, экваторны 5,5 тапкыр әйләнергә мөмкин булыр иде, диде үз чыгышында Ирада Әюпова.

Россиядә дүртенче урында торган архивта бары 4 миллионнан артык эш кенә “гомерлеккә” саклана. Аларның иң борынгысы — XII гасырга караган гарәп кулъязмасы. Күпчелеген исә идарә документлары тәшкил итә. Ирада Әюпова үз чыгышында 2018 ел уртасында метрика кенәгәләрен цифрлаштырылу төгәлләнәчәген белдереп узды.

Итоговая коллегия Государственного комитета РТ по архивному делу

Тарих фәннәре кандидаты Михаил Катин-Ярцев (Мәскәү) архив материаллары куллануда килеп туган мәсьәләләргә һәм заманча эш алымнарына тукталды. Документларны цифрлаштыру, борынгы язмаларны заманча технология ярдәмендә саклау мөһимлеген билгеләде. Белоруссиядән килгән архивист Георгий Верниковский Милли бердәм архив челтәрен үстерү концепциясе белән таныштырды, Белоруссия тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстан архив эшчәнлегенең 2017 елга йомгак һәм 2018 елга эш планнары буенча фикер алышырга республиканың төрле районнарыннан архив хезмәткәрләре килгән иде. Анна Цыганова 30 ел Питрәч башкарма комитетының архив бүлеге мөдире булып эшли. “Безнең Питрәч районында архивка күбрәк җир мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәләр, - ди Анна Цыганова. – Хезмәт хаклары һәм стаж буенча да гаризалар кабул итәбез. Мәсәлән, 2017 елда безгә 1 мең 250 мөрәҗәгать кабул ителде. Әле моннан тыш телефон аша да гозерләр алабыз. Гади халык архивта эшләүне җиңел һәм күңелсез, дип тә уйларга мөмкин. Әмма безнең эш катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы да. Дөрес, район җирлегендә, архивларда күп кеше эшләми. Мәсәлән, бездә штатта бары тик мин үзем генә саналам". 

Итоговая коллегия Государственного комитета РТ по архивному делу

Узып киткән 2017 ел архив биналарының тулысынча төзекләндерү эшләре алып барылуы белән тарихка кереп калачак. Әлеге җәһәттән Казанда һәм район архив биналарында 2018 елда да ремонт эшләре дәвам итәчәк.

Татарстан республика премьер-министры Алексей Песошин да архивистларның эшчәнлеген уңай бәяләде. Үз чыгышыда А.Песошин, яшь буынны тәрбияләүдә архив документларын файдаланырга кирәклеген әйтте. “Яшь архивист” проектына басым ясады. Республиканың икътисади һәм сәяси тормышы турындагы фикерләрен җиткерде. Шулай ук, актив һәм зур уңышларга ирешкән архивистларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Итоговая коллегия Государственного комитета РТ по архивному делу

“Архив – кешеләр өчен”, дип аталган докладында Актаныш районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова авыллар тарихы турында китаплар басылуын уңай бәяләде. Әлеге китапларга материал туплау район архивларыннан башлануын билгеләде. Туган як тарихын язганда архив материалларын төгәл файдаланырга өндәде.

Исегезгә төшереп узабыз, быел архивистлар 100 еллык юбилейларын билгеләп уза.

Итоговая коллегия Государственного комитета РТ по архивному делу
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10