ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Гер күтәрүдә дөнья чемпионы Газинур Фәттахов яткан килеш 150 килограммлы штанганы этәрә

18 гыйнвар 2018, 17:14 , Фото: Салават Камалетдинов

Гер күтәрүдә дөнья чемпионы Газинур Фәттахов яткан килеш 150 килограммлы штанганы этәрә Әлки районы спортчысы икенче ел рәттән дөнья күләмендә көчле булуын раслый.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Гер спорты буенча дөнья чемпионы, Әлки районы спортчысы Газинур Фәттаховның Россиядә берәү дә кабатлый алмаган рекордлары турында билгеле булды. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Яткан килеш 150 килограммлы штанганы этәрә алам, алмаш-тилмәш ике кулда ыргым алымы белән биш минутка 24 килограммлы герне – 170, ике пот авырлыктагысын өч минутка 100 мәртәбә күтәрәм. Гер белән мондый күрсәткечкә Татарстанда гына түгел, Россиядә дә ирешүчеләр юк», – диде Газинур Фәттахов.

Исегезгә төшерәбез, Әлки районының Карга авылында гомер кичерүче 53 яшьлек Газинур Фәттахов икенче ел рәттән гер спорты буенча дөнья чемпионы булуга иреште. 2016 елдагы Казахстандагы уңышын 2017 ел азагында Көньяк Кореянең Сеул шәһәрендә кабатлады – ветераннар арасында үз авырлык үлчәвендә җиңүче булды.

«Сеул шәһәрендә узган чемпионатта 24 килограммлы ике герне озын цикл белән 80 мәртәбә күтәрдем», – диде «Татар-информ»га спортчы.

Газинур Фәттахов һәм Әлкидәге гер спортына багышланган репортажны «Интертат»та укый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10