ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Шибалов идарә иткән “КАМАЗ-Мастер” экипажын “Дакар”дан чыгарганнар

18 гыйнвар 2018, 16:41 , Фото: архив/Рамиль Гали

Шибалов идарә иткән “КАМАЗ-Мастер” экипажын “Дакар”дан чыгарганнар Экипажны, этапта барлык контроль нокталарны үтмәгәне өчен, ралли-рейд хөкемдарлары ярыштан алган.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Антон Шибалов идарә иткән “КАМАЗ-Мастер” экипажын хөкемдарлар карары белән, финишка контроль нокталар үтми килүләре өчен, “Дакар”дан чыгарганнар. Бу хакта Россия командасының рәсми сайтында әйтелгән.

17 гыйнварда беренче этапның махсус участогында Шибаловның йөк машинасы янып киткән, әмма экипаж янгынны үз көче белән сүндерә алган. Автомобиль икенче махсус юлның стартына чыккан, әмма пилот һәм механиклар янгынның тискәре нәтиҗәләрен сизгән. Нәкъ менә шунлыктан экипаж контроль нокталарны үтмичә генә финишка килгән.

Гадәттә андый очракларда штраф вакыты билгеләнә торган булган, шулай да хөкемдарлар Шибалов экипажын узышлардан чыгарган.

“КАМАЗ-Мастер” командасында әлеге карарны бик катгый дип тапканнар. Әлеге хәл Россия командасын көчсезләндерә, хәзер тиз йөрү функциясе Дмитрий Сотников экипажына йөкләнгән.

“Дакар”да ярышта хәзер “КАМАЗ-Мастер”ның өч экипажы калган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10