ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан текстиль компаниясенә киндерле носкилары өчен штраф салынган

18 гыйнвар 2018, 17:59

Казан текстиль компаниясенә киндерле носкилары өчен штраф салынган “Нур-Хоум” оешмасы наркотиклар пропагандалаган өчен 800 мең сум штраф түләгән.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда прокуратура тәкъдиме белән “Нур-Хоум” текстиль компаниясе штрафка тартылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Мәскәү районы прокуратурасы Ибраһимов проспектындагы “Текстиль-үзәк” кибетендә киндер яфрагы – наркотик матдә кергән үсемлек сурәтләнгән носкилар сатуын ачыклаган.

Канун нигезендә, Россиядә наркотикларны пропагандалау тыела. Шунлыктан прокуратура текстиль компаниясенә карата административ эш кузгаткан.

Нәтиҗәдә, юридик зат 800 мең сум штрафка тартылган һәм товар конфискацияләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10