ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды

18 гыйнвар 2018, 12:26 , Фото: Михаил Захаров

Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды Истәлек билгесе танылган хәйрияченең тууына 110 ел тулу уңаеннан урнаштырылды.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Бүген Казанда Яков Шамовка мемориаль такта ачылды. Истәлек билгесе танылган хәйрияченең тууына 110 ел тулу уңаеннан урнаштырылды.

Мемориаль такта Островский урамындагы 25нче йортка (хәйрияче аны үзе төзеткән һәм соңгы көннәрен шунда яшәгән) куелды.

«Моннан 110 ел элек Казан шәһәр Думасы Яков Шамов башлангычы белән шәһәрдә таштан беренче хастаханә төзү турында карар кабул итә. Алга таба аны Шамов хастаханәсе дип атап йөртә башлыйлар», - диде тантаналы чарада ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева.

Казанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская билгеләп үткәнчә, безнең төбәк үзләреннән соң гүзәл архитектура үрнәкләре калдырган сәүдәгәрләре белән данлыклы. Бу биналар шәһәребезгә хезмәт итүен дәвам итә һәм аның бизәге булып тора.

Тантанада Татарстан хәйриячеләре, табиблар, староверлар җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Мемориаль такта Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Рус милли-мәдәни берләшмәсе башлангычы белән урнаштырылган. Архитекторы – Фәнил Вәлиуллин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10