ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш

18 гыйнвар 2018, 07:45 , Фото: Михаил Захаров

Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш Республика эшмәкәрләреннән калдыклар турында хисапны Татарстан Экология министрылыгының сигез территориаль идарәсендә кабул итәләр.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан эшмәкәрләре 1 мартка кадәр калдыклар турында хисап тотарга тиеш.

“Хисап тоту нинди калдыклар һәм күпме күләмдә барлыкка килүен, аларның нинди махсуслашкан оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен зарур. Бу калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсирен киметү өчен кирәк”, диелгән рәсми хәбәрдә.

Эшмәкәрләр хисапны Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының сигез территориаль идарәсендә тапшыра ала. Казан, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарында яшәүчеләр Казандагы территориаль идарәгә мөрәҗәгать итә ала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10