ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә
Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Чаллы Сабан туенда Элвин Грей концерты аншлаг җыйды

Җәмгыять

Бүген Казанда Черек күл хәйрия мәйданчыгы дип игълан ителде

17 гыйнвар 2018, 18:24 , Фото: Ильнар Тухбатов

Бүген Казанда Черек күл хәйрия мәйданчыгы дип игълан ителде Спорт инвентарьләрен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга китәчәк.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 17 гыйнвар көнне, Казанның “Черек күл” паркы хәйрия мәйданчыгы дип игълан ителде. Башкалабызда яшәүчеләр һәм кунаклар, әлеге парктагы шугалакка килеп, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы мохтаҗларга ярдәм күрсәтү хәйрия акциясендә катнашты. Бу турыда Татарстан Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спорт инвентарьләрен алып торудан һәм кафедан кергән табыш мохтаҗларга китәчәк. Әлеге акция “Добрая Казань” проекты кысаларында узган.

Парк һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, бүген тимераякларны алып тору 13.00 сәгатьтә ачылган, 16.00-17.00 сәгатьләрдә шугалакта фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класс узган. 

«Добрая Казань» проекты шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм ул хәйриячелекне формалаштыруга юнәлдерелгән. Анда катнашу өчен тикшерелгән хәйрия фондлары, социаль эш белән шөгыльләнүче компанияләр һәм шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары кушылды, диелгән Диния Нәзарәт сайтында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10