ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Сидоровка бистәсендә булган юл-транспорт һәлакәте мәгълүматлары ачыкланды

17 гыйнвар 2018, 10:32 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Сидоровка бистәсендә булган юл-транспорт һәлакәте мәгълүматлары ачыкланды    М7 юлының 1042нче километрында “Лада Веста” һәм 12нче модельле “Лада” бәрелешкән.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Чаллыда ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Татар-информ”да М7 юлының 1042нче километрында “Лада Веста” һәм 12нче модельле “Лада” бәрелешүе турында хәбәр ителгән иде.

Ачыкланганча, җимерелгән “Веста”да 38 яшьлек пассажир хатын-кыз кысылып калган. Коткаручылар аны чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган. Кабыргалары сынган һәм башка җитди җәрәхәтләр алган хатын-кыз хастаханәгә озатылган.

“Веста” машинасында шулай ук 11 һәм 3 яшьлек ике кыз бала булган, алар зыян күрмәгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10