ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Буа мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган чаралар узды

17 гыйнвар 2018, 08:13 , Фото: dumrt.ru

Буа мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган чаралар узды Шәкертләр арасында Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел тулу уңаеннан аның тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнүгә багышланган викторина уздырылды.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә Буа мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган кичә узды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәдрәсәдә өстәмә белем бирү курсларында укучы шәкертләр арасында Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел тулу уңаеннан аның тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнүгә багышланган викторина уздырылды. Шәкертләр барлык сорауларга да төпле җавап бирделәр. Хисмәтуллина Халисә, Кәримова Әдилә, Зарипова Камилә призлы урыннар алды.

Көндезге бүлектә укучы I-III курс шәкертләре белән мәдрәсәнең беренче мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов Шиһаб хәзрәтнең тормышын һәм хезмәт юлын өйрәнү буенча ачык дәрес уздырды. Шул уңайдан шәкертләргә презентация күрсәтелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10