ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗенең футболчы кызлары зона этабында җиңү яуладылар

17 гыйнвар 2018, 07:00

Әгерҗенең футболчы кызлары зона этабында җиңү яуладылар Әгерҗе шәһәренең 2нче мәктәп кызлары капитаннары Юлия Шустова җитәкчелегендә гомуми белем бирү оешмаларының II спартакиадасының зона этабында җиңделәр

(Әгерҗе, 17 январь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе шәһәренең 2нче мәктәп кызлары капитаннары Юлия Шустова җитәкчелегендә гомуми белем бирү оешмаларының II спартакиадасының зона этабында җиңү яуладылар, дип яза җирле басма.

Ярышларда тугыз команда катнаша. Әгерҗенең футболчы кызлары Тукай һәм Зәй районнары белән бер төркемгә эләгәләр. Аларны җиңгәннән соң мамадышлыла

– Кызларга уеннар җиңел бирелде. Бу – даими тренировкаларның нәтиҗәсе. Без биш көн мәктәптә, аннан шимбә, якшәмбе түләүле шартларда “Олимп“ спорт комплексында шөгыльләнәбез. Теләктәшлек күрсәткәннәре өчен ата-аналарга зур рәхмәт, – ди тренер Илдар Идиятов.

Кызлар 20-21 январьда Казанда узачак республика этабына әзерләнәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10