ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

16 гыйнвар 2018, 21:00

16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында катнашты, Татар дәүләт филармониясен төзекләндерү 86 миллион сумга төшә, "Зенит" волейболчылары җиңү яулады.

Миңнеханов Гайдар форумында: Төбәкләрдә эш нәтиҗәлелеген арттыру мотивациясе булырга тиеш/Президент федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы вәкаләтләрне җайга салуга коррективалар кертмәскә тәкъдим итте.

Узган елда Татарстанда торак программаларында катнашучылар өчен 10,6 мең фатир төзелгән/Татарстан Дәүләт торак фонды 588 мең квадрат метр мәйданда торак төзегән.

Миңнеханов кабат Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайланды/Бу хакта Ассоциация әгъзалары гомуми җыелышында билгеле булды.

Татар дәүләт филармониясе бинасын «180 градуска борырга» җыеналар/Реконструкция эшләре 86 миллион сумга бәяләнә.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган/“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан. 

Шиһабетдин Мәрҗанигә Казанда һәйкәл куелачак/Бу хакта бүген галимне искә алу чарасында хәбәр ителде.

"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты/Казан клубы беренче әйләнешне 3 җиңү белән төгәлләде.

Синоптиклар Татарстанда һава шартларының бозылуы хакында кисәтә/Республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10